news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара лицее укучыларын хастаханәгә салу очрагын Татарстан тикшерү комитеты өйрәнә

Ведомстводан хәбәр итүләренчә, алар лицей ашханәсендә туклангач агуланган.

  (Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары Кукмарада Булатов исемендәге күп профильле лицейда укучыларын күпләп хастаханәгә салу очрагы буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий аңлатма бирде.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, 20 декабрьдән 21енә каршы төндә Кукмара үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә “кискен эчәк инфекциясе” дигән башлангыч диагноз белән Булатов исемендәге лицейның 20 укучысы салынган. Аларның хәле урта дәрәҗә авырлыкта дип бәяләнә.

Тикшерүчеләрнең башлангыч белешмәсе буенча, 19ы көнне балалар лицей ашханәсендә макарон, йомырка һәм кореяча кишер салаты ашаган. Азык пробалары экспертизага җибәрелгән.

Шушы хәл килеп чыгу шартларын ачыклау буенча чаралар уздырыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100