Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара кызы Казан хастаханәсендә математикадан БДИ биргән
11 сыйныф укучысы Зөлфия Гыйләҗева Регионара клиник-диагностика үзәгенең кардиология бүлеге палатасында дәвалана.
(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Кичә Казанда Регионара клиник-диагностика үзәгенең кардиология бүлеге палатасында Кукмара районы авыл мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Зөлфия Гыйләҗева бердәм дәүләт имтиханын тапшырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Хастаханәдә математика буенча Бердәм дәүләт имтиханы уздыру пункты ачылган. Дәвалаучы табиб укучыга имтихан тапшыру өчен рөхсәт биргән.
"Кызда көчле тын кысылу һәм көчсезлек рәвешендә тышкы яктан күренүче авыр авыру. Сәламәтлек халәте буенча Зөлфиягә имтихан тапшыруга сәгать ярымга күбрәк вакыт бирелгән, ягъни 4,5 сәгать, әмма ул нибары бер сәгать эчендә математик биремнәрне үтәде", диелгән әлеге хәбәрдә.
Чәршәмбе көнне, 26 июньдә Зөлфия Гыйләҗева рус теле буенча БДИ тапшырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз