news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара кызы Фәнүзә Кадыйрова Швециядә хоккей буенча Дөнья чемпионатында катнашачак

Фәнүзә Универсиада уеннарында өч гол кертте.

(Кукмара, 8 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районының Сәрдекбаш авылы кызы, Коми Республикасының Ухта шәһәрендәге алкалы хоккей буенча "Арктик-Университет" командасы һөҗүмчесе Фәнүзә Кадыйрова Алма-Ата шәһәрендә бара торган дөньякүләм Кышкы Универсиадада хатын-кызлар командасы составында катнашты, дип яза районның "Хезмәт даны" газетасы.

Безнең кызлар Америка Кушма Штатлары командасын 7:1, Япония, Кытай командаларын 10:1 очко белән җиңделәр. Дүшәмбе көнне финалда Канада кызлары белән очраштылар. Нәтиҗәдә, бик кискен барган уенда, Россия җыелма командасы көндәшләрен 4:1 белән җиңеп, алтын медаль яулады. Фәнүзә бу уеннарда 3 гол кертте, гол өчен берничә уңышлы пас бирде.

 Фәнүзә апрель аенда Швециядә Дөнья чемпионатында да катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot