Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара кызы Фәнүзә Кадыйрова Казахстанда кышкы Универсиадада катнаша
Хоккейчы кыз 27 номерлы кием белән чыгыш ясый.
(Кукмара, 30 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Якшәмбе көнне Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә тантаналы төстә дөньякүләм кышкы Универсиада ачылды.
Ярышларда 55 илдән 17 яшьтән алып 28 яшькәчә ике меңнән артык спортчы катнаша. Алар 12 спорт төре буенча көч сынашачаклар. Спортның алкалы хоккей буенча Россия җыелма командасы составында Кукмараның Сәрдекбаш авылы кызы, Ухта шәһәренең "Арктик-Университет" хоккей клубының һөҗүмчесе Фәнүзә Кадыйрова да бар, дип яза "Хезмәт даны" газетасы.
Команданың беренче уены үткән якшәмбедә Америка Кушма штатлары җыелма командасы белән булды. Очрашу безнекеләр файдасына 7:1 белән тәмамланды. Бу уенда Фәнүзә бер гол кертте, ике тапкыр гол өчен уңышлы пас бирде. Ул 27 номер белән чыгыш ясый. Киләсе уен 2 февральдә Япония командасы белән булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз