news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара кызлары армрестлинг буенча Европа чемпионатыннан җиңү белән кайтты

Польшаның Катовице шәһәрендә армрестлинг буенча Европа Чемпионаты узды.

(Кукмара, 20 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Польшаның Катовице шәһәрендә армрестлинг буенча Европа Чемпионаты узды, анда кукмаралылар да катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Кукмара 1нче гимназиясе укучысы Эльмира Шәфигуллина сул кулы белән көрәшүдә Европа Чемпионы булды. Зур Сәрдек гимназиясеннән Әминә Тимерова, уң кулы белән көрәшеп, икенче урынны яулады. Кызларның тренерлары Рузия Габдрахманова исә уң кулы белән – беренче, сулы белән икенче урынга чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot