news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Кукмара кышы" татар җыры фестивале җиңүчеләре билгеле булды

Социаль челтәрләрдә конкурс нәтиҗәләре белән килешеп бетмәүчеләр дә булды.

(Кукмара, 22 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Азат Сабитов). "Кукмара кышы" татар җыры фестиваль-конкурсы быел беренче мәртәбә Илнар Камалиев исемендәге бәйге булып узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Фестиваль район мәдәният идарәсе, "Хезмәт даны" газетасы редакциясе каршында эшләп килүче "Салават күпере" иҗат берләшмәсе тарафыннан егерме алтынчы тапкыр үткәрелә.

Балалар музыка мәктәбенең скрипка буенча укытучылары Эльмира Гомәрова, Камилә Хәйретдиновалар башкаруындагы "Умырзая" көе Илнар язмышына ишарә булып күңелне телде. Кабатланмас тембрлы, моңы белән елата да, юата да торган асыл, җәүһәр җырчыбыз бөтен татар дөньясын әсәрләндерергә өлгерә алмады шул.

I дәрәҗәдәге лауреатлар булып Эдуард Асапов белән Руфинә Филипповалар танылды. II дәрәҗә лауреат исеме Ильяс Миннемуллин, Инсаф Габидуллин, Зилә Мостафиналарга бирелде. III дәрәҗә лауреатлар – Зилә, Дилә Зиннәтовалар, Нияз Кәримуллин, Аида Егорова, Гүзәл Богдановалар.

Социаль челтәрләрдә конкурс нәтиҗәләре белән килешеп бетмәүчеләр дә булды. Киләсе конкурсларда җырчылар башкарган җырларны интернетка куеп тавыш бирүне оештырырга кирәк дигән фикергә киленде, димәк, тамашачы да үз сүзен әйтә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100