Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара кешесе мошенникның картасына акча салган
Полициягә мөрәҗәгать иткән хатынның ире ярдәм сораучыга акча күчергән.
(Кукмара, 27 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Район эчке эшләр бүлегенең дежур частена Кукмара районында яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итеп, мошенниклар тозагына эләгүен хәбәр иткән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
"ВКонтакте" социаль челтәрендә аның абыйсы исеменнән иренә акча биреп торуын сорап язган шәхси хат килгән. Ә ире, ике дә уйламыйча, 3 мең 500 сум акчаны хатта күрсәтелгән банк картасына күчергән.
Билгеле бер вакыттан соң, хатны абыйсының социаль челтәрдәге битеннән билгесез кеше җибәргәнлеге ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз