news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара кешесе хәрби операциядәгеләргә бензин белән эшли торган яңа генератор бүләк итте

Кукмара кешесе хәрби операциядәгеләргә бензин белән эшли торган яңа генератор бүләк итте
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Кукмара районында яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга бензин белән эшли торган яңа генератор бүләк итте. Аны Кукмарадагы «Хәрби туганлык» оешмасы егетләре килеп алды, һәм ул тиздән солдатларга озатылачак. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Лилия Нургалиева яза.

Фәния апа яныннан китәсе дә килми. Бик ачык, ягымлы итеп сөйләшә, урынлы итеп кенә шаярта. Күз тимәсен, үзенә һич тә тиздән тулачак 85 яшен биреп тә булмый. Бакчасы, хуҗалыгы, йорт җирендәге тәртип, чисталык — һәркемгә үрнәк. «Физиологик яктан да, рухи яктан да картлыкка бирешмичә яшәүче Фәния апабыз ул безнең», — ди авылдашлары аның хакында.

Зур Сәрдек авылында яшәүче Фәния апа Даутова бу көннәрдә игелекле зур эш башкарды: махсус хәрби операциядәге якташларга бензин белән эшли торган өр-яңа генератор бүләк итте.

«Чын күңелемнән биргәнлектән, йөрәгемдә канәгатьлек хисе калды, һич тә үкенмим. Солдатларыбыз, исән-имин булып, тиз арада туган якларына кайтсыннар иде», — диде ул.

Фәния апаны элегрәк тә бик киң күңелле иганәче апабыз ул безнең дип бәяләгәннәр иде. Чөнки махсус хәрби операциядәге солдатларга авылда ярдәм итү оештырыла, дигән игълан таратылуга, беренчеләрдән булып, акчасын, күчтәнәчен алып килә, Сабантуй, Яңа ел кебек зур чыгым сораучы бәйрәмнәрдә дә әлеге юмарт апа үзеннән ярдәм кертә. Балаларга күчтәнәчләр тарата, башка төр чаралар үтсә дә, бик теләп булыша икән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100