news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара кешесе махсус хәрби операциягә блиндаж һәм окоп төзер өчен материал җибәргән

Кукмара кешесе махсус хәрби операциягә блиндаж һәм окоп төзер өчен материал җибәргән
Фото: Алсу Сәләхетдинова/«Кукмор-информ»

Кукмарадан йөк төялгән «КамАЗ» машинасы хәрбиләр янына ерак сәфәргә кузгалды. Гуманитар ярдәм олы йөрәкле райондашлары Фәнил Хөрәмшин тарафыннан әзерләнде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.

Махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләргә ярдәм итү Кукмара районында оешкан төстә башкарыла. Хәрбиләрнең соравы буенча әзерләнгән гуманитар ярдәм Донецк Халык Республикасына юл тотты. «КамАЗ» автомобиле пиломатериаллар, хуҗалык кирәк-яраклары, эш кораллары алып китте.

«Хәрбиләргә көчтән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Узган атнада бер полкка пиломатериаллар юллаган идек. Бүген полк командиры җибәргән «КамАЗ» автомобиленә блиндаж төзү өчен кирәк-яраклар тутырдык. Йөк арбасында ОСБ плитәләре, брусок, такталар, утеплитель - барлыгы 10-12 кубометр такта, шулай ук мич, көрәк, кувалда, саморез, кадак, бензин пычкысы, шуруповерт һәм башка кирәк-яраклар урын алды, арбада бер буш урын да калмады. Шушы арада Екатеринбургтан кайтышлый да 20 кубометр пиломатериал кереп алачаклар. Боларның һәммәсен хәрбиләргә исән-имин алып барып тапшырырга язсын», — ди Фәнил Хөрәмшин.

«КамАЗ» автомобиленең шоферы Равил Саттаров, ул Бурятия Республикасыннан.

«Өйдә торган да юк, гел юлда мин. Ерак сәфәргә йөрергә ияләндем инде. Моннан тиешле ноктага кадәр якынча 2 мең чакрым юл үтәргә кирәк. Өч көн эчендә барып җитәргә исәп. Иң мөһиме: техника ватылмасын, хәерле сәфәр булсын», — ди ул.

Равил Саттаров белән бергә хәрби часть вәкиле дә бар. Вячеслав исемле егет — Тукай районыннан.

«Өлешчә мобилизацияләү башлангач та киттем. Бүгенге көндә матди-техник тәэмин итү ротасында хәрби хезмәт узам. Кукмарадан гуманитар ярдәм килгәне бар. Ә менә үземнең биредә беренче тапкыр булуым. Блиндаж, окоплар төзегән вакытта такта безгә бик кирәк. Үтенечебезне кире какмаган өчен Фәнил Наил улына зур рәхмәт. Яхшылыклары үзенә күп тапкырлар өстәлеп кире кайтсын. Фронт алга таба бара, җиңү безнең якта булачак!» — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100