news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара кешесе, акча эшләргә теләп, мошенникларга 8 млн сум күчергән

Кукмара районында яшәүче хатын-кыз акча эшлим дип, мошенникларга якынча 8 миллион суме акча күчергән. Аннары ул ярдәм сорап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

«10 июль көнне телефоным шалтырады, трубканың икенче башындагы кеше үзен Вадим, финанс аналитигы дип таныштырды. Ул акчаларны инвестицияләү юлы белән табыш алу турында сөйләде. Бу тәкъдим миңа ошады, шуңа күрә ризалашырга булдым. Аннары ул инвестиция кушымтасы турында, аның инструкцияләрен үтәсәм, яхшы хезмәт хакы алачагымны аңлатты. Эшне башлау өчен миңа 100 доллар алырга кирәк иде, мин ризалаштым һәм телефон номеры буенча 10 мең сум акча салдым. Чекны җибәргәннән соң, ул мине инвестиция мәйданчыгында теркәде», – диде ул.

«Вадимның инструкциясе буенча, элемтә өчен скайп көйләдем. Алга таба Вадим Владимир исемле бер ир-атның номерын бирде дә аңа язарга кушты, акча эшләү тәртибен аңлатачак, диде. Ул миңа ватсаптан, скайп аша видеодан чыгып, кайда ничек басасын әйтеп торды. Чөнки үзем заманча технологияләрне, бигрәк тә инвестицияләрне, аның ничек эшләвен аңламыйм. Әмма шуңа да карамастан мин аларга ышандым, чөнки бик ышандырырлык итеп сөйләде, чыннан да, акча эшли алырмын дип уйладым», — дип сөйләде мошенниклар тозагына эләккән ханым.

Алга таба әлеге ханым мошенниклар әйткән төрле номерларга акчалар күчерә. Үзендә булган суммалар гына җитмәгәч, яхшы танышлары, улыннан акча сорап тора. Әмма акча һаман кирәк була, шуннан соң ул танышларыннан кредит алып бирүләрен сорый. Шулай итеп, барлыгы 8 миллион сумга якын акчаны мошенниклар кулына тапшыра.

Полициягә ул акча биреп торган танышының берсе белән килгән иде. Әлеге ир-ат, 5 миллион 800 мең сумнан артык кредит рәсмиләштереп, шушы хатынга ярдәм итәргә теләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100