news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара көрәшчеләре 46 команда арасында беренче урын яулады

Анда 400гә якын спортчы катнашты.

Кукмара көрәшчеләре 46 команда арасында беренче урын яулады
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 16 май, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Актанышта Татарстан Республикасының беренче Президенты кубогына 2003-2005 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча ярышлар узды. Анда Кукмара спортчылары беренче урынны алды. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Ярышларда бөтен республикадан 46 команда – 400гә якын спортчы катнашты.

Кукмаралылар, 422 очко җыеп, иң көчле көндәшләре – Әлмәт һәм Казан командаларын артта калдырып, беренче урынга чыкты. Ярыш нәтиҗәләре буенча үз үлчәү авырлыгында Инсаф Кәримуллин, Алексей Даниловлар чемпион калдылар. Богдан Григорьев, Артем Григорьев, Инсаф Гыйльметдиновлар – икенче, Рүзәл Тимергалиев, Илшат Гыйниятуллин, Илсаф Фәхретдиновлар мактаулы өченче урынны яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100