news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара – көрәш буенча иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән район булып танылды

Җиңүче кубогын алырга Биектауга район башлыгы үзе килгән.

Кукмара – көрәш буенча иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән район булып танылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Биектауда “Ватаным Татарстан” газетасының герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган традицион турниры ачылышында, узган ел нәтиҗәләре буенча көрәш ярышларында иң зур уңышка ирешкән районнарны да бүләкләделәр. Җиңүчеләргә әзерләнгән төп кубок Кукмара районына эләкте.

Әлеге турнирда ир-егетләр генә бил алышса да, елга нәтиҗәләр барлык ярыш күрсәткечләреннән чыгып билгеләнә. Үсеп килүче яшь көрәшчеләренең уңышлы чыгышы Кукмара районын беренче урынга чыгарды да инде. Җиңүче район өчен әзерләнгән кубокны ярышларны тамаша кылырга килгән Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев кабул итеп алды.

Ел нәтиҗәләре буенча икенче урында – Түбән Кама, өченчедә Казанның Яңа Савин районы командалары. Беренче бишлеккә Әлмәт һәм Арча командалары да эләкте.

399 көрәшчене үзенә җыйган Биектауда уза торган турнирның җиңүчеләре иртәгә билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100