news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара көллиятләре ярыша: “Яшьләр коррупциягә каршы”

Кукмара район мәдәният йортында Лубян урман-техника көллияте белән Кукмара аграр көллияте укучылары арасында ШТК узды.

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Кукмара район мәдәният йортында Лубян урман-техника көллияте белән Кукмара аграр көллияте укучылары арасында “Яшьләр коррупциягә каршы” темасына ШТК узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге.

Командалар үзләренең эчтәлекле, иҗади чыгышлары белән яшьләрнең коррупциягә карата мөнәсәбәтен күрсәткәннәр, үз яшьтәшләрен җәмгыятьтәге әлеге тискәре күренешкә каршы көрәшергә чакырганнар. Ике командага да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot