news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара көллияте студентлары "Яшел җиделек" конкурсында җиңгән

Алар велосипед белән бүләкләнде.

Кукмара көллияте студентлары "Яшел җиделек" конкурсында җиңгән
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның Лубян урман-техник көллияте студентлары "Яшел җиделек" конкурсы җиңүчеләренең берсе булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Казан шәһәренең Александр Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә "Табигать экологиясеннән алып, күңел экологиясенә кадәр" дигән V республика фестивале узды. Аның кысаларында республика "Чиста булачак" яшьләр иҗтимагый оешмасының 2019 елгы эшенә йомгак ясалды, "Яшел эстафета" онлайн эко-квесты, "Яшел җиделек" конкурсы җиңүчеләре һәм хәрәкәт активистлар бүләкләнде.

"Яшел җиделек" конкурсында җиңүчеләр арасында Лубян урман-техник көллияте студентлары да бар иде. Алар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Мактау грамотасы һәм велосипед белән бүләкләнде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot