news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара итек яратучыларны Яңа ел ялларында итек фестиваленә җыя

«Кукмара итекләре» фестиваль-ярминкәсе 5 гыйнварда узачак.

Кукмара итек яратучыларны Яңа ел ялларында итек фестиваленә җыя

(Казан, «Татар-информ», «Шәһри Казан», 1 гыйнвар, Эльвира Шакирова). 5 гыйнварда Кукмара шәһәрендә «Кукмара итекләре» (#ITEKFEST) фестиваль-ярминкәсе узачак. «Чит-ят җиргә барганчы, үзебезнең Татарстанда  рәхәтләнеп ял итеп була. Киез итек, сыйфатлы савыт-саба, тәмле бал һәм лимонадка бай, таулы як ул Кукмара», — дип яза «Шәһри Казан» газетасы.

Татарстанның төньягында урнашкан Кукмара шәһәре Яңа ел каникулларына чакыра. Бирегә 3-10 гыйнвар көннәрендә ТР Туризм буенча дәүләт комитетының «1001 ләззәт» туристик программасы буенча сәяхәткә барырга мөмкин. 

Туган як музееның фәнни хезмәткәре Эльвира Хәсәнова журналистлар өчен Кукмара шәһәре буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрде. «Экскурсияне һәркемнең яшенә һәм кызыксынуларына бәйле рәвештә оештырабыз. Әйтик, кемнедер тарих, икенче берәүне кибетләр кызыксындыра. Шуларны исәпкә алып, төрле маршрутлар төзелә», — диде ул.

Кукмараның ылыслы урманында «Бакыр тавы» чаңгы шуу комплексы урнашкан. Биредә арендага спорт инвентарьләре алып чаңгы шуу, кафега кереп кайнар чәй эчү һәм хәтта кунып калу мөмкинлеге дә бар. «Бакыр тавы»нда дүрт чаңгы трассасы ясалган.

Итекләре белән дан тоткан Кукмараның аяк киемнәре кибетләре дә туристлар игътибарын җәлеп итәрлек. «Кибетебездә спорт аяк киеменнән алып, өйдә йори торган аяк киеменә кадәр бар. Урын җирләре, өс киемнәре дә тәкъдим ителгән», — ди киез итек-киез комбинаты кибете хезмәткәре Гөлнара Нурмөхәммәтова.

Кукмарадагы һәр тугызынчы кеше металл савыт-саба заводында эшли. Хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы — 42 мең сум. Бу хакта «Кукмара металл савыт-саба заводы» ААҖ маркетинг һәм реклама бүлеге менеджеры Дамир Салихов сөйләгәнчә: «Пандемия завод эшчәнлегенә йогынты ясар, җитештерү күләме аска тәгәрәр, дип уйлаучылар булды. Әмма завод быелга планлаштырган күләмне ярты елда үтәде. Кукмара савыт-сабасын 16 илдә кулланалар. Алар арасында — АКШ, Канада, Кытай, Израиль, Германия, Венгрия бар».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100