Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара итек комбинатында имгәнгән ирнең гомере өзелгән
Хәзерге саклау кагыйдәләренең үтәлмәү факты буенча тикшерү алып барыла
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”).16 гыйнвар көнне сәгать төнге 12 нче яртыларда Кукмара киез итек-киез комбинатында коточкыч фаҗига була. 52 яшьлек ир-ат үзенең хезмәттәше белән станок ремонтлаган вакытта имгәнә. Авыр хәлдә район үзәк дәваханәсенә китерелгән ирнең төнге сәгать 1 нче яртыларда гомере өзелә. Хәзерге вакытта куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлмәү факты буенча тикшерү алып барыла, дип хәбәр итте Арча районара тикшерү бүлеге тикшерүчесе Диләрә Мортазина Кукмараның "Хезмәт даны" газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз