news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара җитәкчелеге «Хәтер бакчасы»нда җиләк-җимеш агачлары утыртты

Кукмара җитәкчелеге «Хәтер бакчасы»нда җиләк-җимеш агачлары утыртты
Фото: Алсу Сәләхетдинова/«Хезмәт даны»

Кукмара район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллин, «Чиста шәһәр» оешмасы җитәкчесе Фирдәил Шәрипов «Җиңү паркы»ның «Хәтер бакчасы»на агач үсентеләре утыртты. Утырту өчен балан, кара миләш, алыча, алмагач үсентеләре сайлап алынган иде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.

«Агач утырту көнен уздыру районда матур традициягә әверелде. Чөнки агач күп булган саен, тирә-юнебез дә ямьлерәк күренә, сулар һавабыз яхшы була, кәеф тә яхшыра. Төзелешләр алып барганда, шулай ук ишегалларындагы кайбер картайган, черегән агачларны кисәргә туры килә. Әмма без алар урынына дистәләгән яшь үсенте утыртабыз. Район халкын агач утырту акциясендә катнашырга, актив булырга, бу изге эшкә балаларны да җәлеп итәргә чакырам», — диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Узган ел «Буыннар бәйләнеше бакчасы» бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәрнең Мирсәй Әмир урамы башындагы территориягә 25 төп алмагач, 5 төп кара миләш үсентесе утыртылган иде. «Чиста шәһәр» оешмасы хезмәткәрләре территорияне 104 юкә белән тулыландырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100