news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларга мемориал ачылды

Кукмара Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларга мемориал ачылды
Фото: ©  Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Кукмарада совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 35 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларга мемориал ачылды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Казан суворов хәрби училищесы җитәкчесе, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, генерал-майор Валерий Миронченко, ТР Министрлар Кабинетының хәрби хәрәкәт ветераннары белән эшләүче координацион советы рәисе, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Иван Егоров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, укучылар, җирле халык һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

«Битараф калмыйча әлеге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт. Безнең үсеп килүче буын ул еллардагы вакыйгаларны белергә һәм истә тотарга, батырлык һәм бурычка тугрылык үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш», — диде тантанада район башлыгы Сергей Димитриев.

Район башлыгы һәлак булган якташларның туганнарына «Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 35 ел» медаленә таныклыклар тапшырды.

Фото: © Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

«Бу мемориал батырлык символы булсын. Бүген яшь буын махсус хәрби операция зонасында үз бурычын лаеклы үти. Аларга үз бурычларын лаеклы үтәп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга язсын. Ә интернационалист сугышчылар турында хәтер безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак», — диде Сугыш хәрәкәтләре ветераны Иван Егоров.

Мемориалның япмасын төшергәннән соң, чарада катнашучылар анда веноклар һәм чәчәкләр салды, сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100