Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара халкының 80 процентка якыны Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирде
Районда тавыш бирү өчен 73 участок эшли, шулай ук кешеләр Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча үз фикерләрен өйләрендә дә белдерә алдылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Гөлгенә Шәрипова). Кукмара районында сайлаучыларның 80 процентка якыны РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде. Бу хакта Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Каримуллина хәбәр итте. Бу турыда район газетасы яза.
«Быел беренче тапкыр гражданнарга бер атна дәвамында алдан тавыш бирү мөмкинлеге бирелде. Районда 73 сайлау участогы эшли, шулай ук өйләрдә тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. Купфатирлы йортларда яшәүчеләрнең теләкләре искә алынып, йорт яннарында тавыш бирү оештырылды. 1 июль — төп тавыш биру көненә кадәр райондашларыбызның 79 проценты Конституциягә үзгәрешләр кертү турында фикер белдереп, тавыш бирудә катнашты», — диде Равия Каримуллина.
Бүген, 1 июльдә, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көне. Участоклар 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз