news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара гимназиясендә үрнәк укытучы Рузилә Минһаҗева истәлегенә күчерелмә стенд ачылды

Кукмараның Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназиясендә «Яшь буында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруда хәрби-патриотик тәрбия чаралары» дигән темага район директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары семинары узды. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Чара гимназиядә күп еллар балаларга белем биргән үрнәк укытучы Рузилә Минһаҗева истәлегенә багышланган иде, аның хөрмәтенә күчерелмә стенд ачылды. Остазны искә алырга аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, укучылары килде.

Тумышы белән Сәрдекбаш авылыннан булган Рузилә Минһаҗева гомеренең 28 елын укытучы һөнәренә багышлый. Казан дәүләт педогогика институтын тәмамлагач, 1973 елда Сәрдекбаш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. Анда бер ел эшләгәннән соң, Кукмараның беренче урта мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күчерелә. Эшләү дәверендә коллективта да, балалар арасында да олы йөрәкле, нечкә күңелле, ярдәмчел шәхес булып таныла.

— Әниебез үзенең хезмәтенә гомере буе тугрылыклы иде. Укытучы булуына беркайчан да үкенмәде, кабат тормышны башласам да, шушы һөнәрне сайлар идем, ди иде. Аның тормыш девизы — намуска тап төшермәү, нинди генә сынаулар килсә дә, сынмау, сыгылмау. Ул шушы максатына иреште дип уйлыйм. Балалар, ата-аналар аны бик нык хөрмәт итте. Һәр укучының яраткан укытучысы булды, — дип искә алды кызы Ләйсән Шәмсетдинова.

Остаз эшләү дәверендә укучылары белән бергә мәктәп, район тарихы буенча берничә томнан торган альбом туплый, мәктәптә төрле түгәрәкләр оештыра, Алабуга балалар йортына, картлар йортына ярдәм җыюда катнаша. Ярдәмне ата-аналар акчасына түгел, ә балалар белән курчак театрлары, спектакльләр куйган акчага оештыралар. Мәктәп музеен булдыруда да аның өлеше зур.

Рузилә Минһаҗеваның хезмәте район мәгариф идарәсе, Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгы Мактау грамоталары, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бәяләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100