news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара гимназиясендә махсус операциядә һәлак булган хәрбигә мемориаль такта куелды

Кукмара гимназиясендә махсус операциядә һәлак булган хәрбигә мемориаль такта куелды
Фото: http://kukmor-rt.ru/

Кукмараның 1нче гимназиясендә шушы белем йортының чыгарылыш укучысы, махсус хәрби операциядә гомере өзелгән танк дивизиясенең атучысы Илназ Гайфиев исемен мәңгеләштерделәр. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Мемориаль тактаны ачу тантанасында районның хәрби комиссары Альберт Гомәров, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, гимназия директоры Васил Касыймов, Илназның әнисе Гөлнур ханым һәм башкалар чыгыш ясады.

Илназ Гайфиев Кукмара беренче гимназиясендә белем ала, «Яшь коткаручылар» берләшмәсендә дә әйдәп баручыларның берсе була, оста атучылардан санала. Казандагы техникумнарның берсендә укып диплом алгач, Илназ Мәскәү астындагы махсус билгеләнештәге частьта армия хезмәте уза.

Махсус хәрби операция зонасында ул танк дивизиясенең атучысы була. Февральдә бер ай алдынгы сызыкта булып, аннан исән-сау чыгалар. Узган елның октябрендә беренчеләрдән булып кереп, Харьков өлкәсенең Купянск районы территориясендә хәрби бурыч үтәгән вакытта Илназның һәм аның бер блиндажда яшәгән якын дусты Дмитрийның гомерен ядрә кыйпылчыгы өзә, ике иптәше, яраланып, госпитальгә эләгә. Бу вакытта алар эвакуацион төркем белән алдынгы сызыктан яралы, һәлак булган хәрбиләрне имин урынга алып чыга торган булалар.

Илназ Гайфиевны 27 яше тулган көнне — туган көнендә Киндеркүл авылы зиратында җирлиләр.

Мемориаль тактада түбәндәгеләр язылган: «Бу гимназиядә 2003-2014 елларда Гайфиев Илназ Фальнур улы белем алды. Ул махсус хәрби операция барышында, 2023 елның 29 октябрендә батырларча һәлак булды. Россия Президенты Указы нигезендә, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде».

Тантанада егетне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль такта янына чәчәкләр куйдылар.

Фото: http://kukmor-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100