news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара гимназиясендә гадәти булмаган дуслык дәресе үткәрелде

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре мәктәп укучылары белән очрашты.

Кукмара гимназиясендә гадәти булмаган дуслык дәресе үткәрелде
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 15 март, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Татарстан Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре беренче гимназиядә "Дуслык һәм килешү дәресе" үткәрде. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәрителә.

Биредә шәһәрнең 7 сыйныф укучылары төрле милләтләр арасындагы дуслыкның мөһимлеге турында белделәр. Дәрес программасы өч фильм – "Минем илем - минем мөһитем", "Камил-куркак", "Карбыз" караудан башланды. Аннан алып баручы интерактив сораулар бирде.

Укучылар милләтара мөнәсәбәткә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, үзара фикер алыштылар. Дәрес ахырында Татарстан халыклар дуслыгы йорты тарафыннан әзерләнгән концерт күрсәтелде.

"Сантош" коллективы һинд халкының "Көньяк биюен" башкарды, Үзбәкстан егете Зариф Зарифов "Андижан полькасы" биюен күрсәтте, Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев – "Кара җөрга" казах җырын, Конго республикасында туып-үскән Оливер Мукенди "Утыр әле яннарыма" исемле татар җырын башкарды.

Концерттан соң актив балаларга бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100