Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара газетасы хезмәткәрләре "Үлемсез полк" акциясенә кушылды
Геройлар белән газета сайтында танышырга мөмкин.
(Кукмара, 5 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). "Үлемсез полк" акциясе кысаларында Ватан өчен көрәшкәннәрне искә алу традициягә әйләнеп бара, дип яза kukmor-rt.ru cайты.
Без, "Хезмәт даны" газетасы хезмәткәрләре дә, әлеге традицияне дәвам итеп, үзебезнең бабайларыбыз хакында сөйләргә булдык.
Газетаның баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиеваның бабасы Вуколов Иван Семенович Югары Чура авылында туып үсә. 1943 елны 28 яшендә Норильск шәһәреннән сугышка алына ул. Бу вакытта үзе теләп яуга киткән, Чепья (хәзерге Балтач районы) районында җитәкче урында эшләгән абыйсы, кече лейтенант Максим яу кырында, энесе Андрей немецларда әсирлектә була. Ике тапкыр әсирлектән кача ул, әмма ике тапкыр немецларга кире эләгә. Ә энесе Константин Белоруссия өчен барган сугышларда вафат була.
Иван бабай М-72 мотоциклында йөргән. Фронт линиясе буенча меңнәрчә чакрым юл үтәргә туры килә аңа. 1945 елны туган авылына әйләнеп кайтканда күкрәген медальләр, Дан ордены бизи. Кышкы салкында да, коеп яуган яңгырда да мотоциклда йөрү эссез калмаган, арка миенә салкын тиеп, сугыштан кайтып өч ел үтүгә урын өстенә кала. 1 төркем инвалид булган бабайны Прасковья әбием 15 ел тәрбияләп, өч бала үстереп, 1963 елны соңгы юлга озаткан.
Кукмара районы халкын, якташларны акциягә кушылырга чакырабыз. Гаилә архивларыгызда геройларның фоторәсемнәре сакланган икән, аларның сканер ясалган күчерелмәләрен hezmat_dani@mail.ru электрон адресына яисә "ВКонтакте" төркемендә СМС хәбәр итеп юллый, редакциягә китереп бирә аласыз. Фото белән беррәттән геройның исем-фамилиясе, туган урыны, кайда сугышуы, сугышчан бүләкләре хакында да язарга онытмагыз.
Геройлар белән газета сайтындагы "Үлемсез полк" дигән рубрикадан яисә шул исемдәге баннер аша кереп тә танышырга мөмкин, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз