Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара гүзәл затлары "Автоледи" бәйгесендә көч сынашты
Алар юл йөрү кагыйдәләрен белү, фигуралы йөрү буенча ике этапта осталыкларын күрсәттеләр.
(Кукмара, 31 июль, "Татар-информ, "Хезмәт даны"). Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда "Автоледи – 2018" республика бәйгесенең район туры узды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Анда барлыгы алты хатын-кыз катнашты. Алар юл йөрү кагыйдәләрен белү, фигуралы йөрү буенча ике этапта осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча Ләйсән Нәҗметдинова – беренче, Гөлназ Нәҗипова – икенче, Гөлүсә Миннегалиевалар өченче урынны яулады. "Юл йөрү кагыйдәләре" номинациясендә - Энҗе Рәхмәтуллина, "Машина йөртү" номинациясендә Гөлчәчәк Батыркаевалар җиңү яулады, дип хәбәр итте ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз