news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара әфганчылары хакында китап чыгарыр өчен хәйрия концерты уздырылган

Чарада укучылары белән Татарстан Республикасының халык артисты Миңгол Галиев чыгыш ясаган.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Кукмара районының әфганчылары хакында китап басылып чыгачак. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен 7 октябрь көнне район үзәге Мәдәният йортында хәйрия концерты үткәрелгән, дип хәбәр итә оештыручылар. 
 
Әлеге акциядә Кукмара районы хакимияте, районның мәгариф бүлеге, Кукмараның 1нче һәм 2нче мәктәбе хезмәткәләре, укучылары катнашкан. Чарага  үз командирлары – Айрат Шакиров белән  солдатлар да чакырылган.
 
Чараны оештыруда Рәшит Шакирҗанов, Райнур  Миңнемуллин зур  ярдәм күрсәткән.
 
Кичәгә махсус, Казаннан Тимур хәзрәт Ибраһимов, әфганчылар –  Рәниф Хәбибуллин, Мәлик Шәңгәрәев кайткан.
 
"Тамашачылар Татарстан Республикасының халык артисты Миңгол Галиев  һәм  аның укучылары - музыкантлар, артистларны бик җылы кабул итте. Тамашачылар залында 260 кешенең өчтән бере – әфганчылар булды.Концерт вакытында яшьләргә патриотик тәрбия бирү темасына слайдлар күрсәтелде. Шулай ук Әфган сугышыннан өзекләр күрсәтелде һәм һәлак булучыларны искә алу максатыннан бер минутлык тынлык игълан ителде", диелә хәбәрдә.
 
Бу акцияне Кукмара районыннда яшәүче әфганчы Мәүлет Минегалиев оештырган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100