news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара фермаларында һәр сыерларның паспорты ясалган

Техникаларга куелган GPS-навигатор системасы, терлекчелектә - "Селэкс", бухгалтериядә 1С программасы исәп-хисап алып бару өчен уңайлы.

Кукмара фермаларында һәр сыерларның паспорты ясалган
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 2 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). "Әсәнбаш Агро" җәмгыятендә семинар-киңәшмә узды. Анда хуҗалыкларга алга таба аерым программалаучы кирәк булачак дигән фикер дә яңгырады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әйе, хәтта мал торакларында да "акыллы машиналар" эшли бит хәзер. Техникаларга куелган GPS-навигатор системасы, терлекчелектә - "Селэкс", бухгалтериядә 1С программасы исәп-хисап алып бару, мәгълүматларны туплау өчен күп уңайлыклар тудыра.

Рөстәм Мөбарәкшин "Әсәнбаш Агро" җәмгыятен алты ай җитәкли. Ул башкарылган эшләр, ирешкән күрсәткечләр турында сөйләде.

"Күрсәткечләрегез буенча алга барасыз, куйган максатларыгыз да зур, шуңа күрә сезнең кебек хуҗалыкка киләчәктә терлекчелек комплексы төзелеше турында да уйларга кирәк", - дип ассызыклады җитәкчеләр.

- Элек-электән хуҗалыкларда эш тәртибе, мал саны һәм башка күрсәткечләр журналларга теркәлеп барылды, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илһам Ганиев. - Әмма терлек саны арткан саен журналлар белән генә хезмәтне көйләп бетереп булмый. Моның өчен компьютерлар, махсус программалар кирәк. Мәсәлән, "Әсәнбаш"та селекция эше белән Надежда Трофимова шөгыльләнә, ул бөтен мәгълүматны "Селэкс" программасына кертеп бара.

"Хуҗалыкта "Селэкс" программасы биш ел эшли, - дип эше белән таныштырды ул. - Анда барлык терлекләр теркәлгән, һәрберсенең паспорты эшләнгән. Программаны ачып карап, сыерның токымы, үсеше, продуктлылыгы, сөтнең аксымы, майлылыгы турында һәм башка мәгълүматларны белергә була. Монда шулай ук сыер савучы, мал табибы, көтү яңарту технологының исем-фамилияләре дә кертелә".

Семинар барышында машина-техника ремонты белән дә таныштылар. Быел запас частьлар сатып алудан җиде миллион сум акчаны янга калдыра алдык, дип билгеләп үтте Рөстәм Мөбарәкшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100