news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара эшмәкәрләре районда бизнес-климатны яхшырту буенча тәкъдимнәрен җиткерде

Очрашуда яңгыраган барлык тәкъдимнәр дә алдагы елларга районның "юл картасына" кертеләчәк.

Кукмара эшмәкәрләре районда бизнес-климатны яхшырту буенча тәкъдимнәрен җиткерде
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 21 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның Манзарас урта мәктәбе базасында стратегик сессия узды, анда 35 эшмәкәр һәм 7 үзмәшгульлеген оештыручы кешеләр чакырылган иде. Сессиядә район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чарада катнашучылар төзелеш, үзмәшгульлек, авыл хуҗалыгы, җитештерү, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү кебек төркемнәргә бүленеп, түгәрәк өстәл артында районда бизнес-климатны яхшырту буенча ниләр эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар. Соңыннан әңгәмә нәтиҗәләрен башкаларга да тәкъдим иттеләр. Һәр төркемдә хакимият һәм контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре дә бар иде.

Аралашу барышында районда салым хезмәте булмау, квалификацияле кадрлар кытлыгы, югары салымнар, төзелеш заказларын алу катлаулылыгы, документ эшен тизләтү кирәклеге, дәүләт ярдәменнән файдалану тәртибе һәм башка проблемалар күтәрелде.

"Мин "җитештерү" төркемендә эшләдем һәм презентациядә кадрлар җитмәү проблемасын күрсәттем. Мондый очрашулар кирәк, мин биредә бик күп файдалы мәгълүмат алдым һәм безнең проблеманы хәл итеп булачагына инандым" - диде "Тәҗмиев" крестьян-фермер хуҗалыгында хисапчы булып эшләүче Гөлнара Салихова. 

Очрашуда яңгыраган барлык тәкъдимнәр дә алдагы елларга районның "юл картасына" кертеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100