news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара егете "Әти янәшәдә" республика конкурсында җиңгән

Конкурс сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче гаиләләрне пропагандалау һәм ныгытуга юнәлдерелгән иде.

Кукмара егете "Әти янәшәдә" республика конкурсында җиңгән
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 16 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Казан шәһәрендә "Гаилә канаты астында" иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган "Әти янәшәдә" республика конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләнүчеләр арасында Кукмара егете дә бар, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Әлеге бәйге сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче гаиләләрне пропагандалау һәм ныгытуга юнәлдерелгән иде. Анда Татарстан Республикасының биш районыннан унөч гаилә катнашты. Жюри исә өч җиңүчене билгеләде. Алар арасында Кукмарадан Руслан Степанов та бар. Һәр катнашучыга диплом һәм гаилә өчен бүләк тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot