news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара егете сугыш самбосы буенча Европа чемпионы булды

Бу җиңү Альбертка халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәргә мөмкинлек бирде.

Кукмара егете сугыш самбосы буенча Европа чемпионы булды
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 21 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара егете сугыш самбосы буенча Европа чемпионы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Испан Хихон шәһәрендә спорт һәм сугыш самбосы буенча Европа чемпионаты тәмамланды. Ярышларда континентның 29 иленнән вәкилләр катнашты.

Күппрофильле лицейның физкультура укытучысы, спортчы Альберт Шәңгәрәев 68 кг авырлык категориясендә "алтын" яулады. Бу җиңү Альбертка халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәргә мөмкинлек бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot