news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара Эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең улы картинг буенча республика бәйгесендә катнашты

Тимерхан Нургалиев 9-12 яшьлекләр арасында уңышлы чыгыш ясады, финал йөрешенә чыкты.

(Кукмара, 21 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Казанның "Форсаж" картинг-үзәгендә хокук сагында торучыларның балалары арасында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кубогына картинг ярышлары үтте, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бәйгедә республиканың 30 шәһәр һәм районыннан 65 яшь спортчы ике яшь категориясендә көч сынашты. Чарада Кукмара районы Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевның улы, күппрофильле лицей укучысы Тимерхан да катнашты. Тимерхан "Honda GX 200" төркемендә, 9-12 яшьлекләр арасында уңышлы чыгыш ясады, финал йөрешенә чыкты, ярыштан диплом белән кайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100