Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара дәваханәсендә һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган чара үткәрелде
Соңгы ике елда Кукмарага 16 табиб эшкә кайткан
(Кукмара, 4 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кукмара район үзәк дәваханәсендә югары сыйныф укучылары өчен "Ак халатлы фәрештәләр" дигән медицина фестивале кысаларында һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган чара үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Әлеге очрашуда район башлыгы Сергей Димитриев, дәваханәнең баш табибы Равил Хәлиев, шулай ук биредә хезмәт куючы яшь белгечләр, медицина өлкәсендә белем алучы студентлар катнашты.
- Безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының медицина белгечлеген сайлаулары сөендерә. Ел саен 20-30 укучы медицина юнәлешендә укуын дәвам итә. Бу бездә белем бирүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Район үсә, уңайлы шартларда яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Соңгы ике елда безгә эшкә 16 табиб кайткан.
Элек-электән Кукмара һөнәрле һәм хезмәт сөючән халкы белән дан тота. Аның киләчәге сезнең кулларда, - диде район башлыгы Сергей Димитриев.
Укучылар әлеге чарада үзләренә кирәкле бик күп мәгълүмат белделәр, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз