news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара чиркәвендә “Кыңгырау чыңы” бәйрәме була

Яңа чиркәү кыңгыраулары тантаналы төстә аруландырыла

 (Кукмара, 9 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”). 14 сентябрьдә сәгать көндезге 2дә Кукмара бистәсенең Петр һәм Павел чиркәве территориясендә православиелеләр күптән көткән вакыйга булачак: тантаналы төстә яңа чиркәү кыңгыраулары аруландырыла, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

100 елга якын вакыт узганнан соң, Кукмарада кабат кыңгырау чыңы яңгыраячак. Район халкы һәм кунаклар әлеге тарихи вакыйгада катнашырга чакырыла.

Бу көнне теләге булганнарга чаң кагучы буларак та үзләрен сынау мөмкинлеге биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot