news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара чаңгычылары Ижевскидан медальләр белән кайтты

Слалом-гигант төрендә үз яшьтәшләре арасында Әмир Гайнанов җиңүче булды.

 (Кукмара, 3 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Ижевск каласында тау чаңгысы спорты буенча "Удмуртиянең Олимпия ышанычлары" дип аталган республика ярышы үтте. Анда Кукмараның "Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә катнашты, дип яза "Хезмәт даны" газетасы.

Слалом-гигант төрендә үз яшьтәшләре арасында Әмир Гайнанов җиңүче булды, Азалия Нуриева икенче урынны, Әнис Нуриев өченче урынны алды. Слалом комбинациясе төрендә Әмир шулай ук алтын медальгә ия булды. Спортчы егетләр барысы да күппрофильле лицейда белем алалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot