news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара боксчылары Алабугадан җиңү белән кайтты

Егетләр өч призлы урын яулады.

(Кукмара, 28 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның "Зилант" спорткомплексына йөрүчеләр ярышларда һәрдаим катнашып килә, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Шушы көннәрдә бокс бүлегендә шөгыльләнүчеләр Алабугада узган Бөтенроссия турнирында уңышлы гына чыгыш ясады. Адель Галиев (36 килограмм үлчәү авырлыгында, күппрофильле лицей) җиңүче булды. Рөстәм Шәйхетдинов (80 килограмм үлчәү авырлыгында, Кукмара 4нче мәктәбе) – икенче, Әнвәр Мамадҗанов (52 килограмм үлчәү авырлыгында, Кукмара 4нче мәктәбе) өченче урыннарны яуладылар. Тренер-укытучылары: Ленар Галеев, Ленар Әүхәдиев, Алексей Гоглев.

news_right_1
news_right_2
news_bot