news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара блогеры-күзәтүчесе: Ял көненә карамастан, кешеләр актив рәвештә участокка бара

«Кызык-мызык» буларак билгеле блогер Илназ Габидуллин Кукмараның Вахит авылында 1732 нче сайлау участогында күзәтүче буларак катнаша. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы хәбәр итә.

Тумышы белән шушы авылдан булган блогер бар кешене Россия Президентын сайлауда катнашырга чакыра. Участокның 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр эшләвен искәртә. Ул, ял көненә карамастан, авыл халкының активлыгын билгеләп узган. Торак пунктта сайлауга килү күрсәткече 83 процент тәшкил итә.

  • Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.
  • Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлауларда катнашу хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8дән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100