news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара басуларында язгы кыр эшләре бара

Кукмара басуларында язгы кыр эшләре бара. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Һава торышы уңай килсә, чәчү кампаниясен 10–14 көндә башкарып чыгарга планлаштырабыз, ди Кукмара районының баш агрономы.

«Быел крестьян-фермер һәм эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән 3 мең 606 гектар мәйданда уҗым культуралары, 15 мең гектарда күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылачак, 53 мең гектар мәйданда дым каплатылачак. Минераль ашламалар белән авырлыклар юк, район буенча ул тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, бер гектарга 61 килограммнан тупланды. Бик күп чәчүлек материал яңартылды, әзерлек 130 процентны тәшкил итә. Хәзерге вакытта орлыклар чистартыла һәм җылытыла, агулауга да керештек. Һава торышы уңай килсә, чәчү кампаниясен 10–14 көндә башкарып чыгарга планлаштырабыз. Чәчүлек мәйданнары зур булган хуҗалыкларга исә тагын да җиң сызганып эшләргә туры киләчәк», – диде районның баш агрономы Илдар Габбасов.

Районда азык культураларына зур игътибар бирелә. Аларны 40 меңнән артык мәйданда игү планлаштырыла, 26 мең гектар җирне бөртеклеләр алып торачак. Хуҗалыкларда мал күп, терлекләрнең саны 45 меңнән артып китә. Чәчүлек мәйданнары булмаган предприятиеләр дә бар. Аларның да малларын җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык белән тәэмин итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot