news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара башлыгы предприятие җитәкчеләре белән яшьләрне авылда калдыру турында сөйләште

Кукмара башлыгы предприятие җитәкчеләре белән яшьләрне авылда калдыру турында сөйләште
"Хезмәт даны"

Бүген Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев оешма-предприятие җитәкчеләре белән очрашты. Киңәшмәдә уку йортларын тәмамлаучы студентларны районда эш белән тәэмин итү, оешмаларда булган вакансияләр, яшь гаиләләргә эш һәм яшәү шартлары булдыру кебек проблемаларны хәл итү юллары турында сөйләштеләр.

«Безнең һәм сезнең максат яшьләрне районда калдыру», - диде Сергей Димитриев, оешма-предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

«Ә моның өчен, билгеле, яшәү урыны, яхшы хезмәт хакы, зур шәһәрләрдәге сыман үсү мөмкинлекләре булу кирәк. Яшьләр белән очрашканда һәрвакыт аларның теләк-фикерләрен игътибарга алабыз. Иң башта фонтан, парк-сквер сорадылар – ясадык, кинотеатр да бар, юллар, тротуарларны яхшырттык. Барысын да булдырырга тырышабыз. Алга таба Яшьләр үзәге, Яшьләр лабораториясе, кафе-ресторан, боулинг булдыру күздә тотыла. Яшь буын өчен мөмкинлекләр арта», – диде ул.

Район башлыгы оешма-предприятие җитәкчеләренә студентлар белән беренче курста укыганда ук элемтәгә керергә, үзләренең оешмаларына карата кызыксыну уятырга кирәклеген киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100