news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы "Моң чишмәсе" конкурсында уңышлы чыгыш ясады

XXVII Республикакүләм татар милли яшьләр фестивалендә "Авторлык әсәрләре" номинациясендә өченче урын яулады.

Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы "Моң чишмәсе" конкурсында уңышлы чыгыш ясады

(Кукмара, 15 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы Нияз Кәримуллин Яр Чаллы шәһәрендә узган республикакүләм татар сәнгате "Моң чишмәсе" фестиваль-конкурсында катнашып, "Вокал-соло" номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

XXVII Республикакүләм татар милли яшьләр фестивалендә "Авторлык әсәрләре" номинациясендә өченче урын яулады. Буа шәһәрендә үткәрелгән Республикакүләм яшьләр иҗаты "ART-Буа" конкурсында "Җыр башкару" номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot