Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара балалар бакчасында татар халык гореф-гадәтләрен барладылар
Кукмара "Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышы узды.
(Кукмара, 10 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның "Гөрләвек" балалар бакчасында "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының чираттагы утырышы узды. Чараның максаты телебезне, гореф-гадәтләребезне барлау иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Биредә "Аулак өй" күренеше белән таныштырдылар. Матур киемнәр, түбәтәйләр, калфаклар кигән мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар аулак өйгә җыелдылар.
Рус телле балалар бакчасында җырлар белән үрелеп барган әлеге чараны шушындый югары дәрәҗәдә үткәрү – үзе бер казаныш. Татар халкының борынгыдан килгән уеннары, йолалары бик күп.
Әлеге утырыш Зөмәрә Җиһаншина тәкъдиме белән оештырылды. Ул, тырышып, җаны-тәне белән телебезне, йолаларыбызны саклау буенча зур эшләр алып бара.
Хәзер балалар бакчаларына бармак уеннары, бишек җырлары кереп бара. Беренче куплетны җырлагач – 30, икенче куплеттан соң – 80, ә өченчесеннән соң 100 процент бала йокыга китә, ди тәрбиячеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз