Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара балалар бакчасында "Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышы булды
Быел "Ләйсән" балалар бакчасы ике дәүләт телен өйрәнү осталыкларының югары дәрәҗәдә булуы нәтиҗәсендә грант отты.
(Кукмара, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). "Ләйсән" балалар бакчасында "Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышы булды. Биредә төрле авыллардан килгән бакча мөдирләре, тәрбиячеләр һәм оешма вәкилләре катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче нәниләр кунакларга "Алтын алма" татар халык әкияте буенча театр күрсәтте. Әлеге тамаша кыска гына булса да, бик тә мәгънәле эчтәлеккә ия иде.
Икенче өлештә җәй көне Чүпрәле районына, "Ак калфак" оешмасы утырышына делегат булып барган әлеге балалар бакчасы мөдире Миләүшә Шаһабиева анда күргәннәре белән уртаклашты, фикер алышты, бәйрәм күренеше презентация белән үрелеп барды.
Быел "Ләйсән" балалар бакчасы ике дәүләт телен өйрәнү осталыкларының югары дәрәҗәдә булуы нәтиҗәсендә грант отты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз