news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара авыллары мәктәпләрендә куркынычсызлык дәресләре узды

Урта Комар, Поч.Кучук, Нырья, Янил, Олыяз балаларына игътибар зурдан булды.

(Кукмара, 6 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”). Кукмара районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча подразделениесе инспекторлары гаилә иминсезлеген һәм балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү буенча муниципаль хезмәткәрләр белән берлектә Урта Комар, Поч.Кучук, Нырья, Янил, Олыяз мәктәпләрендә булып, “Синең иминлек бишлең” дигән куркынычсызлык дәресләре үткәрделәр, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Аерым алганда, бу чара Бөтенроссия акциясе кысаларында уздырылды. Инспекторлар уен рәвешендә һәм аңлаешлы итеп укучыларга сәламәтлекләрен, гомерләрен, милекләрен сакларга ярдәм итәчәк гади кагыйдәләр турында аңлаттылар.

Иң элек балаларның игътибары мәктәптән өйгә кадәр куркынычсыз юл сайлануына, куркыныч хәл туганда “гаилә пароле” – әти-әни һәм бала гына белә торган сүздән файдалана белүгә юнәлтелде. Таныш булмаган кешеләр белән контактка кергәндә үзеңне тоту кагыйдәләре, шикле тәкъдимнәргә кырт итеп “Юк!” дип әйтә белү кагыйдәләре өйрәтелде.

Муниципаль хезмәткәрләр балалар өчен таныш булмаган кешеләр белән аралашу кагыйдәләрен барладылар һәм “Степа абый – милиционер” темасына карата табышмакларга бергәләп җавап эзләделәр.

Дәрес тәмамланганнан соң һәр бала бүләккә полиция блокнотлары һәм “Синең иминлек бишлең” дигән күрсәтмә брошюралар алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot