news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара, Арча, Балтач, Саба, Мамадыш ятим балалары өчен спорт бәйрәме уздырылды

Кукмарадагы “Сәламәт бул” дигән районара чарада химаячылар бүләкләрен тапшырды

(Кукмара, 23 август, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”). Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионында ятим, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган, тәрбиягә алынган балалар өчен “Сәламәт бул” дип исемләнгән районара спорт бәйрәме булды. Анда тәрбиягә бала алып үстерүче Арча, Балтач, Саба, Мамадыш районнарыннан да гаиләләр чакырылган иде, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Балалар йөгерү, скакалкада, озынлыкка сикерү, кул көрәше, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу кебек уеннарда көч сынаштылар. Гаиләләр белән чыгып аркан тарттылар. Спорт бәйрәмендә катнашучыларны уллыкка-кызлыкка алу, опека һәм попечительлек буенча республика үзәге директоры Диана Хәбибуллина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Габделганиевалар сәламләде. Бәйрәмнең химаячылары нотариус Рафил Вәлиев, эшмәкәр Рамазан Юнысовлар балаларга изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100