news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара алгы сызыкка ике внедорожник җибәрә

Кукмара алгы сызыкка ике внедорожник җибәрә
Фото: Адилә Шакирова тарафыннан тәкъдим ителде

Кукмара районында махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү дәвам итә. Бу юлы, хәрбиләр соравы буенча, алгы сызыкка ике внедорожник җибәрелә.

«Һәр 5 ел саен җирлек башлыкларына яңа автомобиль бирелә. Һәм менә бу машиналар җирлекләр өчен хезмәт итте — без аларны ремонтладык, икенче тормыш бирдек һәм хәрбиләргә җибәрәбез, алар алга таба да хезмәт итсен һәм хәрбиләрне йөртсеннәр өчен», - дип сөйли Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев.

Автомобильләр фронт яны зонасында куллану өчен кирәкле барлык таләпләрне исәпкә алып әзерләнгән. Техниканы шәхсән алырга Тулба һәм Шатай кушаматлы ике хәрби кайткан. Аларның Кукмарага килүе гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашучылар өчен зур вакыйга булды.

«Безгә автомобильләр кирәк. Автомобильләр аз калды. Монда килеп сорадык һәм шундук безгә бирергә булдылар. Администрация «Шевроле Нива»ны бирде, Азат Ясавеевич та ярдәм итте - безгә тагын бер «Нива» бүләк итте», - дип аңлата Тулба кушаматлы хәрби.

Һәрбер шундый ярдәм җибәрү – техника яки җиһаз гына түгел. Бу хәрбиләр безнең ярдәмне тойсын өчен эшләнелә.

«Ярдәм һәрвакыт халыктан килә. Бу күңелне күтәрә. Аллага шөкер, ярдәм Саклану министрлыгыннан, теләсә кайсы шәһәр администрациясеннән килә. Халык ярдәм итә. Җиңү безнең кулда булачак» - диде хәрби Шатай.

Сергей Димитриев фронтка йөкләр китерүдә беренче тапкыр гына катнашмый инде. Аның сүзләренчә, киләсе атнада махсус хәрби операция зонасына җиденче сәфәр булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100