news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара аграр көллиятендә студент-автомобильчеләр арасында «Автосессия» конкурсы булды

Кукмара аграр көллиятендә студент-автомобильчеләр арасында «Автосессия» конкурсы булды
Фото: https://kukmor-rt.ru

Кукмара аграр көллиятендә студент-автомобильчеләр арасында «Автосессия — 2024» конкурсы уздырылды. Конкурс теоретик һәм практик этаплардан торды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова яза.

Беренче этапта катнашучыларга компьютерда тест биремнәрен үтәргә кирәк иде, икенче өлештә егетләр автодромда автомобиль белән фигуралы йөртү осталыкларын күрсәтте.

Конкурс йомгаклары буенча 1 урынны Фиргать Нәҗметдинов, 2 урынны Тимур Пановка, 3 урынны Гаяз Рәхимҗанов алды.

«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү» номинациясендә Рөстәм Сафин, «Автомобильне фигуралы йөртү»дә Газинур Гарипов җиңүче булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot