news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара аграр көллиятендә «Авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча укыту-производство үзәге ачылды

Кукмара аграр көллиятендә «Авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча укыту-производство үзәге ачылды
Алсу Сәләхетдинова

Кукмара аграр көллияте базасында «Авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча укыту-производство үзәге ачылды. Анда барлыгы 140 студент — район көллиятеннән — 70, Әтнә, Арча, Мамадыш һәм Сармандагы уку йортларыннан тагын 70 студент белем алачак. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Көллият директорының укыту эшләре буенча урынбасары Раил Ганиев сүзләренчә, яшьләр авыл хуҗалыгы мастеры белгечлеген — 1 ел да 10 айда, агрономия, авыл хуҗалыгы техникаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белгечлеген 2 ел да 10 ай дәвамында үзләштерәчәк.

«Белем бирү яңа укыту технологияләре нигезендә алып барылып, теория һәм гамәли дәресләр үзара бәйләнеп барачак. Проект буенча өч яңа остаханә булдырылды. Аларның барысына да заманча җиһазлар һәм техника кайтты», — диде урынбасар.

Үзәкнең ачылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Премьер-министры урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән минстрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100