news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара аграр көллиятендә кырыкка якын студент өстәмә һөнәр үзләштерә

Быелның 6 мартында Татарстанның белем бирү учреждениеләре базасында Студентлар отрядлары өчен өстәмә һөнәри белем бирүгә старт бирелгән иде. Әлеге программа Кукмара аграр көллиятендә дә уңышлы гына тормышка ашырыла. Аның кысаларында бүгенге көндә кырыкка якын студент өстәмә рәвештә бушлай эшче һөнәр үзләштерә.

Кукмара аграр көллияте директоры ярдәмчесе Альберт Юнысов сүзләренә караганда, бүгенге көндә 20 укучы тракторчы-машинист, 15 укучы электромонтер һөнәрләре буенча белем ала. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

«Укулар быелның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге курсларны үткән укучылар Студентлар отрядлары составында эшкә урнаша ала», - диде Альберт Юнысов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100