news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара аграр көллиятендә юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алдылар

Юл һәлакәтләре турында күрсәтелгән слайд, видеоязмалар һәркемне уйланырга мәҗбүр итте.

(Кукмара, 22 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”, Алсу Идрисова). Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә гомере өзелүчеләрне искә алу көне уңаеннан Кукмара аграр көллиятендә “Краш-курс” узды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Чарада Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев һәм коткаручылар бригадасы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Юл һәлакәтләре турында күрсәтелгән слайд, видеоязмалар шулкадәр тетрәндерерлек иде ки, калай өеменә әверелгән машиналарны, хәрәкәтсез ятучы гәүдәләрне күргәч, күзләрдән яшь бөртекләре тәгәрәде. Чарада катнашкан студентлар, чыгышлардан соң, кәгазь битләренә үзләренең хыялларын яздылар һәм һава шары эченә тутырдылар. Чараның кульминацион этабы, мөгаен, шартлаган шар һәм төрлесе-төрле якка чәчелгән теләк-хыяллар булгандыр. Әйе, гомерләр бер генә бирелә шул. Юл хаталарны гафу итми. Бер мизгелгә генә игътибарсызлык күрсәтү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аяныч хәлләргә, хыяллар җимерелүгә китерә дә инде.

Көллияттә булган очрашу “Өзелгән гомерләр” дигән ролик карау, юл фаҗигаләрендә гомере өзелүчеләрне бер минут тынлык белән искә алып төгәлләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100