news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара аграр көллиятендә WorldSkills стандартлары буенча имтихан тапшырдылар

Башка районнардан һәм төбәкләрдән килгән бәйсез экспертлар аларның эшләренә бәя бирделәр.

Кукмара аграр көллиятендә WorldSkills стандартлары буенча имтихан тапшырдылар
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 26 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кукмара аграр көллиятендә WorldSkills стандартлары буенча имтихан тапшырдылар. Студентларның хезмәтләренә башка районнардан һәм төбәкләрдән килгән бәйсез экспертлар бәя бирделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кукмара аграр көллиятендә WorldSkills стандартлары буенча “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә күрсәтмә имтихан узды. Студентлар WorldSkills стандартлары буенча төзелгән бердәм имтихан биремнәрен үтәделәр.

Шушындый гамәли сынау кысаларында алар реаль вакыт режимында үзләренең күнекмәләрен, белемнәрен күрсәттеләр. Башка районнардан һәм төбәкләрдән килгән бәйсез экспертлар аларның эшләренә бәя бирделәр.

Быел күрсәтмә имтиханнар бирү өчен республикада алты үзәк билгеләнгән. Алар Кукмара, Актаныш, Саба, Сарман, Әтнә һәм Мамадыш районнарының һөнәри уку йортлары базаларында урнашкан. Күрсәтмә имтихан үткәрү өчен уку йорты башта аккредитация үтәргә тиеш. 

 Әйтүенә караганда, аларның техникумы “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” һәм “Ветеринария” компетенцияләрендә күрсәтмә имтихан үткәрү үзәге булган. Эксперт булу өчен Россия дәрәҗәсендәге WorldSkills эксперты сертификаты яки бу чемпионатларда уку үткәнлек турындагы таныклык кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100