news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара аграр көллиятендә республика комбайнчылары ярышты

“Иң яхшы авыл хуҗалыгы идарәсе” номинациясендә кукмаралылар беренче булды

 (Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Кукмара районының Янил авылындагы “Кукмара аграр көллияте” базасында республиканың 30 яшькә кадәрге комбайнчылары арасында оештырылган телевизион бәйгенең икенче этабы үтте.

Әлеге ярышта яшь комбайнчыларның теоретик һәм гамәли белемнәре сыналды. “Кукмара аграр көллияте” экипажы – Раниф Нуруллин һәм аның ярдәмчесе Рафаэль Андреев, үз осталыкларын күрсәтеп, 13 команда арасында 3 призлы урын алуга ирештеләр. “Иң яхшы теоретик белемле” номинациясендә “Урал” хуҗалыгыннан Илнур һәм Айсаф (ярдәмчесе) Бәдретдиновлар җиңү яулады. “Иң яхшы авыл хуҗалыгы идарәсе” номинациясендә беренче урын безнең районныкына бирелде, дип горурлана Кукмараның “Хезмәт даны” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot