Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара аграр көллиятен тәмамлаучыларга эш урыннары әзер
Биредә студентларның әти-әниләре, аграр көллият һәм Кукмара тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты белән өч яклы килешү төзелде.
(Кукмара, 2 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Эльвира Миннәхмәтова). Кукмара аграр көллиятенең ресурслар үзәге базасында мөһим вакыйга булды. Ул көллияттә белем алучы студентлар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре, Кукмара аграр көллияте һәм шәһәребезнең ике эре предприятиесе – Кукмара тегү фабрикасы һәм киез итек-киез комбинаты, димәк, район өчен дә мөһим. Бүген биредә студентларның әти-әниләре, аграр көллият һәм ике оешманың берсе - Кукмара тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты белән өч яклы максатчан килешү төзелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Хәзер студентларга диплом алганнан соң эш эзләп баш ватасы юк - аларның хәзер бер генә максат: тырышып уку. Уку барышында алар предприятиедән югары стипендия алачаклар һәм уку тәмамланганнан соң анда өч ел эшләячәкләр.
Студентларны һәм аларныңң әти-әниләрен район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина да сәламләде:
-Без алгарыш чорында яшибез. Әйләнә-тирәбездә һәрвакыт яңалык, үзгәрешләр бара. Шул исәптән безнең районыбызда да. Без вакыт белән бер аяктан атларга тиешбез, - диде ул.- Бүген әһәмиятле көн. Өч "кит"(Кукмара металл савыт-сабалар заводы, Кукмара тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты) әлеге уңайлы бинада белем алу өчен сезнең өчен барлык уңайлыкларны да тудырдылар. Сезгә сыйфатлы белем алуыгызны һәм әти-әниләрегезне сөендерүегезне телим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз